Мисвак тешләрне агарта, тавышны яхшырта, авыздагы исне бетерә
Мисвак турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Бу – теш чистарту өчен арак дигән агачтан ясалган таякчык. Ул көндәлектә кулланыла торган теш щеткасына охшаган. Исламда мисвакны куллану – хәерле гамәл (сөннәт) санала.